ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Эльмира Кәлимуллина: Татар милләтенең бер илчесе булу - минем өчен зур җаваплылык

0

«Быел минем рус телендә дә бик күп җырларым чыкты, төрле проектларда катнаштым. Федераль телеканалларда да еш күрендем. Гастрольләр белән хәтта Чукоткага кадәр барып җиттек, Төркиядә симфоник оркестр белән 2 концерт та куйдык. Минем өчен боларның барысы да – зур бәхет. Үз иҗатымны бөтен илгә таратып, шул ук вакытта татар милләтенең, сәнгатенең, мәдәниятенең бер илчесе булып чыгу – минем өчен зур шатлык та, җаваплылык та.

Иң мөһиме – телеңне яратырга кирәк. Шул мәхәббәт балага да табигый рәвештә күчә. Әлбәттә, бала белән даими аралашырга кирәк. Без – ике милләтле гаилә. Мин улым белән һәрвакыт татарча гына сөйләшәм, ирем – рус телендә. Телләрне бутамыйбыз, шуңа күрә бала да аларны аерып үсә. Минем телемә, милләтемә булган мәхәббәтем улымда да барлыкка килде. Кайда гына булсам да, татарча сөйләшә белгән кешеләр булса, һәрвакыт: «Улым белән татарча гына сөйләшегез», – дип үтенәм. Балалар бакчасында да шулай. Ул рус төркеменә йөри, әмма анда татар телен белгән тәрбиячеләр бар. Мин алардан да гел: «Зинһар, татарча гына сөйләшегез», – дип сорыйм», – ди ул.

Эльмира Кәлимуллина белән «Интертат» сайты өчен Милена Новикова сөйләште.

  • Эльмира Кәлимуллина: «Улым белән һәрвакыт татарча гына сөйләшәм, ирем – рус телендә»