ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

2026 елда Татарстан бюджетына акцизлардан 53 млрд сумнан артык акча керәчәк

0

2026 елда Татарстан бюджетына акцизлардан 53 млрд 23,9 млн сум күләмендә акча керәчәк. Бу хакта республика Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тиешле сумма 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына бюджет турында ТР законында күрсәтелгән.

Керемнәр күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан акциз ставкаларының артуын исәпкә алып бәяләнде. Аерым алганда, алкоголь продукциясенә акцизлар 11 процентка, сырага – 10 процентка, дизель ягулыгына һәм автомобиль бензинына – 5 процентка артты, дип хәбәр итәләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта 2027-2028 елларда Россия Салым кодексы нигезендә барлык акцизлар буенча ставкаларны ел саен 4 процентка индексацияләү планлаштырылган.