ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мөфти Равил Гайнетдин православие христианнарын Раштуа белән котлады

0

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Раштуа бәйрәмен каршылаучы Россия христианнарына котлавын җиткерде һәм аларның бәйрәм шатлыгын уртаклашты. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм үз исемемнән христиан кардәшләребезне якты Раштуа бәйрәме белән ихластан котлыйм! Бүген православие динендәге ватандашларыбызның йортларын рухи күтәренкелек, шатлык, ярату һәм өмет хисләре яктырта. Мең елдан артык христианнар белән янәшә яшәп, уртак җиңү һәм сынауларны бүлешеп, без– Россия мөселманнары, кардәшләребезнең дини бәйрәм шатлыгын уртаклашабыз һәм һәр христиан гаиләсенә, һәр йортка иминлек, бәрәкәт һәм үзара аңлашу телибез.

Быелгы Россия халыклары бердәмлеге елында Ватаныбыз - Россия Федерациясендә яшәүче бар халыклар арасында дуслык, татулык һәм үзара аңлашу ныгысын, тыныч дөнья төзелешенә бердәм омтылышыбыз аша илебез куәтләнсен. Әәмиин», – диелә котлауда.