Татарстанда бүген буран һәм көчле бозлавык була
Татарстанда бүген аязучан болытлы һава булачак. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, көндез республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, кар, шулай ук бозлавык фаразлана.
Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал, бу хәрәкәт итү өчен куркыныч шартлар тудырачак. Дәүләт автоинспекциясе Татарстан халкына шәхси автомобильләрдә йөрүдән вакытлыча тыелып торырга киңәш итте.
Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы -11..-16, аязганда -20, көндез -3.. -8 градус булыр дип көтелә.
