Әлки районында «Кышкы каникуллар» рейды уза
Әлки районында 11 гыйнварга кадәр «Кышкы каникуллар » акциясе уза. Дәүләт автоинспекциясе бәйрәмнәр чорында юлларда балаларның иминлеген контрольдә тотуны көчәйтә. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» хәбәр итте.
Төп игътибар – балаларны машинада йөртү кагыйдәләренең үтәлеше. Шулай ук автоинспекторлар яшь җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен тикшерә. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр арасында хокук бозу очраклары теркәлә. Мәгълүмат педагоглар, ата-аналар һәм Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары катнашында профилактик эш үткәрү өчен мәктәпләргә тапшырыла.
Мәктәпләр һәм бакчаларда балалар һәм ата-аналар белән иминлек кагыйдәләре турында әңгәмәләр уза.
Көн кыска булуны һәм кышкы һава торышы шартларын исәпкә алып, хәрәкәттә катнашучыларның барысына да аеруча игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаргыч элементлар йөртү мөһим.
Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләгез, автокреслоларны тикшерегез, руль артында да, юлда да сак булыгыз. Каникуллар имин узсын, диелә хәбәрдә.
