ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Теләче районы Алан авылында «Итекле хоккей» кышкы уены узган

0

Теләче районы Алан авылында «Татарстанда кыш» проекты кысаларында «Итекле хоккей» уены узган. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итте.

Уенда җиде команда катнашкан. 1 урынга елдагыча «Аю» командасы лаек булган. 2 урында – Алан урта мәктәбе, ә 3 урында – Алан оешмасы белгечләре командалары. Ветераннар командасына махсус бүләк тапшырылган.

Бәйрәм кунакларын тәмле пылау, кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаганнар.