Татарстанда Раифага таба юлда зур бөке җыелган
Татарстанда Раифа монастыренә таба юлда дүрт километрлы бөке җыелган. Бу «Яндекс.Карты» сервисындагы мәгълүматлардан билгеле булды.
Фото: © «Яндекс.Карты» сервисы
Монастырьгә таба хәрәкәт әкрен бара. Бу ел саен Раштуа бәйрәмендә үткәрелә торган «Боз һәм ут» боз скульптуралары һәм кар сыннары фестивале белән бәйле булырга мөмкин. Яңа ел бәйрәмнәре чорында монастырь янындагы парковка һәрвакыт тулы була.
Килүчеләргә уңайлы булсын өчен монастырьдән 1,5 километр ераклыкта машиналар кую өчен өстәмә урын ачылган. Машина йөртүчеләргә монастырьгә борылышны узып китәргә һәм күрсәткечләр буенча барырга кирәк. Өстәмә парковкадан һәр 15 минут саен бушлай автобус йөри. Ул кунакларны монастырьгә илтеп һәм кире кайтарып куя.
