Татарстанда коткаручылар М7 трассасында машиналары ватылып калган гаиләгә ярдәм иткән
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе
Татарстанның Мамадыш районында, М7 трассасының 946нчы чакрымында коткаручылар автомобиле ватылып калган гаиләгә ярдәмгә иткән.
Volkswagen Tiguan автомобиле кинәт сүнгән һәм кабынмаган. Машинада Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир белән хатын һәм 13 яшьлек кызлары булган. Көн салкын булу сәбәпле алар туңа башлаган һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урынга килгән коткаручылар гаиләне җылы автомобильгә утырткан, кайнар чәй эчерткән һәм алар белән бергә эвакуатор килгәнен көткән. Беркем дә зыян күрмәгән.
