Путин Россия паралимпиячеләренә флаг һәм гимнны кире кайтаруны җиңү дип атады
Россия Президенты Владимир Путин Россия паралимпиячеләренең халыкара ярышларда флаг һәм гимн белән чыгыш ясау хокукын кире кайтаруны җиңү дип атады. Аның Россия Паралимпия комитетына нигез салынуга 30 ел тулу уңаеннан котлавында шул хакта әйтелә.
«Шунысы куанычлы, бүген безнең паралимпиячеләр кабат милли символика, флаг һәм гимн белән зур халыкара ярышларда чыгыш ясый. Моны безнең уртак зур җиңүебез дип саныйм», - дип билгеләп үтелә дәүләт лидеры мөрәҗәгатендә.
Путин искәрткәнчә, Россия Паралимпия комитеты мөһим социаль роль уйный. Ул сәламәтлеге чикле кешеләрне берләштерә, аларга спорт белән шөгыльләнергә һәм үз сәләтләрен ачарга ярдәм итә.
«Күп очракта мондый грамоталы, эзлекле эш нәтиҗәсендә Россия спортчылары дөнья һәм Европа чемпионатларында, җәйге һәм кышкы Паралимпия уеннарында зур казанышларга ирешә», - диде Президент.
