Казан урамнарыннан бер тәүлек эчендә 18 мең тоннага якын кар чыгарылган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан һәм юлларыннан 17,7 мең тонна кар чыгарылган. Бу эштә 902 берәмлек махсус техника һәм 517 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 1 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал: 397,2 тонна реагент һәм 609,6 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урам-юл челтәрен карап тоту эше дәвам итәчәк. Урам һәм юлларны кардан арындыруда 503 берәмлек техника һәм 516 юл эшчесе җәлеп ителәчәк.
Кышкы сезон башыннан бирле шәһәр урамнарыннан 155,6 мең тонна кар чыгарылган, ә юлларны һәм тротуарларны эшкәртү өчен 24,8 мең тонна бозлавыкка каршы материал сарыф ителгән.
