Казан аэропортында уннан артык авиарейс тоткарлана
Фото: «Татар-информ»
5 гыйнварда Казан халыкара аэропортында рейсларны җибәрү һәм кабул итүдә тоткарлыклар дәвам итә. Онлайн-табло мәгълүматлары буенча, кайбер рейслар берничә сәгатькә кичектерелгән.
Әйтик, 08.25 сәгатьтә Санкт‑Петербургка юл тотарга тиешле очкыч 13.20 сәгатьтә генә күккә күтәреләчәк. Мәскәү һәм Минеральные Воды шәһәрләренә билгеләнгән рейслар да шактый тоткарлана. Уфага 11.40 сәгатькә планлаштырылган рейс 19.00 сәгатькә күчерелгән. Шулай ук Махачкала, Санья, Иркутск һәм Сургутка билгеләнгән рейслар да кичектерелә.
Санкт‑Петербург, Минеральные Воды, Уфа һәм Махачкаладан Казанга килергә тиешле рейслар да тоткарлана.
Кичә «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанга юл тоткан һава судноларының бер өлеше метеорологик шартлар начараю аркасында запас аэродромнарга китәргә мәҗбүр булган.
