ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яңа елның беренче дүрт көнендә инспекторлар Татарстанда 200гә якын исерек шоферны тоткан

0

Татарстанда 2026 елның беренче дүрт көнендә ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән 196 машина йөртүчене тоткан. Мондый рейдлар республиканың барлык район-шәһәрләрендә үткәрелде.

Ведомствода искәртүләренчә, гамәлдәге законнар буенча исерек килеш рульгә утырган өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф каралган. Медицина тикшерүен узудан баш тартучыларны да шундый ук җәза көтә.

Исерек хәлдә кабат рульгә утырган очракта җаваплылык шактый катгыйлана - машина йөртүчегә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Моннан тыш, суд карары буенча аның транспорт чарасын конфискацияләргә мөмкиннәр.