ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан-Әлмәт трассасының түләүле участогындагы массакүләм авариядә дүрт кеше үлгән

0

Татарстанның Чистай районында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Иртәнге сәгать ун тирәсендә анда унлап автомобиль, шул исәптән зур йөк машиналары бәрелешкән.

Авария Казан – Әлмәт трассасының түләүле участогында (Шәле-Баулы юлының 27 нче километрында) килеп чыккан. Бу юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр бар.

ТР Прокуратурасы мәгълүматы буенча, юлның бу участогында кар җыю өчен «СМП-Нефтегаз» АҖ җаваплы.