ru24.pro
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан урамнарын кардан чистарту эшенә 350 берәмлек техника җәлеп ителгән

0

Казан шәһәр хезмәтләре бәйрәм көннәрендә көчәйтелгән режимда эшли. Яңа ел каникулларында урамнарны җыештыруга көн саен 350 берәмлек махсус техника һәм 500гә якын юл эшчесе чыга. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәйрәм көннәрендә коммуналь хезмәтләрнең эшен тикшерде. Ул Казанның барлык районнарында урамнарны, ишегалларын һәм квартал эчендәге машина юлларын җыештыруны карады. Тикшерүдә аның белән бергә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, ә урыннарда район башлыклары катнашты.

Тикшерү вакытында әйтелгән мәгълүматларга караганда, 2 гыйнварда урамнарны кардан чистартуда 320 берәмлек техника һәм 489 юл эшчесе катнашкан. Тәүлек эчендә шәһәрдән 9,1 мең тонна кар чыгарганнар, юлларны эшкәртү өчен 685 тонна реагент һәм ком-тоз катнашмасы кулланганнар.

Һава шартларының начараюы сәбәпле, 3 гыйнварда көндез төп магистральләргә 349 берәмлек техника чыгарылды. Төнлә аларның санын арттыру планлаштырыла.