Мамадыш башлыгы Вадим Никитин инициативасы белән тарихи Ратуша бинасы үзгәргән
Мамадышта XIX гасыр ратушасы бинасын архитектур яктырту системасы белән җиһазландырганнар. Проект район башлыгы Вадим Никитин инициативасы белән гамәлгә ашырылган. Бу карар төбәк әһәмиятендәге архитектура мирасы һәйкәле булган объектның уникальлеген билгеләргә мөмкинлек биргән. Бу турыда «Татар-информ»га район хакимияте башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова хәбәр итте.
«Тарихи үзәкнең йөзен яңарту — муниципалитетның территорияне үстерү буенча комплекслы эшенең бер өлеше. Чаралар «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә һәм Мамадышның туристик җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән», — дип белдерделәр район Советында.
Ратуша – шәһәрдә быел шундый яктырту яктырту системасы куелган дүртенче объект. Моңарчы аны республика көрәш мәктәбе бинасында, Дан аллеясында һәм Мамадышка керү юлындагы стелада урнаштырганнар.
Моннан тыш, муниципаль берәмлекне төзекләндерү кысаларында башка иҗтимагый киңлекләрне яктыртуны модернизацияләү буенча эшләр башкарылган. Аннары Чернобыль атом-электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлне яктырту системасы тәртипкә китерелгән, прожекторлы утлары яхшыртылган. Шулай ук Мәңгелек ут мемориалының прожекторы көчәйтелгән һәм шәһәрнең үзәк — Совет урамында яктылык бизәлеше яңартылган.
