Рөстәм Миңнеханов Яңа ел төненнән соң Татарстан халкының хәлләрен сорады
Фото: max.ru/rustamminnikhanov
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә республикада яшәүчеләрдән Яңа ел төненнән соң хәлләрен сорады.
«Исәнмесез! Хәлләр ничек?» – дип язган ТР Рәисе иртән MAX мессенджерындагы блогында.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук үзенең эш кабинеты тәрәзәсеннән Ирек мәйданына ачылган күренешне дә күрсәтте. Ләкин бу юлы ул фото түгел, ә Яңа ел открыткасы иде. Мөгаен, шул рәвешле Татарстан Рәисе бүген эш көне түгел, ә бәйрәм көн дип искәрткәндер.
2019 елда республика җитәкчесе болай дип белдергән иде: «Без бер-беребез белән исәнләшергә тиеш. Кемдер мине тәнкыйтьли: «Бүтән фото куеп булмыймыни?» - дип әйтә. Ләкин ул менә шундый. Мин Казанда эш урынымда булганда, һәрвакыт шулай сәламлим».
