ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025

Миңнеханов махсус операциядәгеләрнең татарстанлыларны Яңа ел белән котлауларын күрсәтте

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядәге сугышчыларның Татарстан халкын Яңа ел белән котлауларын күрсәтте. Әлеге видеоны ул үзенең МАХ каналында урнаштырган.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сугышчыларның котлаулары чын патриотизм һәм үз Ватаныңа мәхәббәтнең нәрсә икәнен искә төшерә.

«Татарстан горурлыгы — сез, батырларыбыз! Тизрәк исән-сау кайтуыгызны көтәбез. Яңа елда барыбызга да тынычлык, иминлек телим! Җиңү һичшиксез безнең якта булачак!» - дип язган Миңнеханов.

Видео: Рөстәм Миңнехановның МАХ каналы