ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025

Бәйрәмнәрдә Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2 мең хезмәткәре кизү торачак

0

Татарстанда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм чаралары көчәйтелгән эш режимына күчерелде. Ул 30 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр гамәлдә була. Бу хакта Баш идарә җитәкчесе урынбасары – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, хәрби ресчетлар арттырылган, 2 меңнән артык хезмәткәр тәүлек әйләнәсе режимга җәлеп ителгән. 1 меңнән артык техника берәмлеге кулланыла.

Искәртеп узабыз, 25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Ул пиротехника куллануны чикләү һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтүне күз алдында тота. Бу чорда хокук бозулар өчен штрафлар арттырыла: гражданнар өчен – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 60 мең сумга кадәр, эшмәкәрләр өчен – 80 мең сумга кадәр, ә оешмалар өчен 800 мең сумга кадәр.