Путин хәрби хезмәткә ел дәвамында чакыру турындагы указга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин беренче тапкыр Россия гражданнарын хәрби хезмәткә ел дәвамында чакыру турындагы указга кул куйды. Тиешле документ хокукый актларның рәсми урнаштыру порталында урнаштырылган.
«2026 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр запаста булмаган һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнарны 261 000 кеше күләмендә хәрби хезмәткә чакырырга...» — дип әйтелә Яңа елның беренче көненнән үз көченә керәчәк указда.
Шул ук вакытта хезмәт итү вакыты тәмамланган солдатларны, матросларны, сержантларны һәм старшиналарны хәрби хезмәттән чыгару (демобилизация) күздә тотыла.
Ил Хөкүмәтенә, Федерация субъектлары хакимиятләренә һәм чакыру комиссияләренә хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларны үтәүне тәэмин итү йөкләнде.
Федераль министрлыклар, хезмәтләр һәм агентлыклар җитәкчеләре үзләре җитәкләгән структураларда һәм карамагындагы оешмаларда эшләүче хезмәткәрләрне хәрби хезмәткә чакыруны тәэмин итәргә тиешләр.
