ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Татарстанда «Фәнни алга китеш» премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

0

Фәнне популярлаштыру һәм аның абруен күтәрү, шулай ук тикшеренүчеләрне стимуллаштыру максатыннан Татарстанда «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» Республика фәнни премиясенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында уздырыла, ул илнең фәнни потенциалын үстерүдә зур этәргеч булды.

Премиянең барлыгы ун номинациясе бар:

«Фәнне цифрлаштыру»

«Перспектива»

«Мәгърифәтче-галим»

«Вазифа»

«Иң яхшы галим»

«Иң яхшы фәнни остаз»

«Фән – балаларга»

«Журналист-галим»

«Фәнгә тугрылык өчен»

«Махсус номинация»

Конкурста катнашу өчен 2026 елның 16 гыйнварына кадар гариза тапшырырга кирәк.