ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Милли китапханәдә «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» документаль фильмын күрсәтәләр

0

9 гыйнварда 16:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә журналист, музыкант Рәдиф Кашаповның «Илһам Шакиров: бөек халык җырчысы» документаль фильмын тәкъдим итү кичәсе була.

«Фильм 90 процент татар телендә. Без аны быел май аеннан башлап төшердек. Катнашкан кешеләр арасында Рабит Батулла (концертларын алып баручы), Рәшит Сабитов (гитарачы), Сәйдәш Гарифуллин (аккордеончы), Искәндәр Сираҗи (Илһам Шакиров үстергән егет), Зөһрә Шәрифуллина (җырчы), Илһам Хаҗиев (ярдәмчесе), Гөлзада Сафиуллина (җырчы һәм алып баручы), Флүр Шакиров (абыйсының улы) бар. Барлыгы – 30дан артык кеше. Шулай ук фото- һәм видеоархив кулланылды. Фильмның озынлыгы – 1,5 сәгать», – дип искәртте фильмның авторы Рәдиф Кашапов.

Фильмны карау өчен, теркәлү сорала.