Наил Мәһдиев Чаллы халкына «Төньяк» гаскәрләр төркеменнән рәхмәт җиткерде
Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Шәһәр башлыгы аппарат киңәшмәсендә Чаллы халкына Һава десанты гаскәрләре хәрбиләре һәм «Төньяк» гаскәрләр төркеме командованиесе исеменнән күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Сәфәр барышында Татарстан делегациясе «Төньяк» төркеменең Һава десанты гаскәрләре бүлекчәләренең берсенә өч УАЗ автомобиле һәм йөк төялгән 13 КАМАЗ машинасы тапшырды. Гуманитар ярдәм составына дроннар һәм квадрокоптерлар, ноутбуклар, генераторлар, оборона корылмалары төзү өчен материаллар, җиһазлар, көнкүреш техникасы, азык-төлек продукциясе һәм башка кирәкле әйберләр кергән.
Делегация хәрби хезмәткәрләр, шул исәптән медицина персоналы – хатын-кызлар белән аралашты. Наил Мәһдиев солдатларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Чаллы шәһәрендә яшәүчеләрдән сәлам җиткерде.
Мәһдиев сүзләренчә, махсус хәрби операция башланганнан бирле Чаллыдан һәм Татарстаннан 1500 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелгән. Бу эш 2026 елда да дәвам итәчәк.
Сәфәр кысаларында делегация шулай ук Курчатов шәһәрендә булды һәм Татарстанда туган һәм Курск өлкәсен саклаганда һәлак булган Россия Герое Сергей Чебнев һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Фото: Чаллы шәһәре мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.
