ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

«Интертат» электрон газетасына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде

0

«Интертат» электрон газетасы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде. Яңа елдан газетаны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең махсус проектлар директоры Рөстәм Гәрәев җитәкләячәк.

Яңа җитәкчене коллективка «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.

«Сезнең алда заманча, перспективалы электрон ресурс булдыру максаты тора. «Интертат» беренче номерлы матбугат чарасы, беренче номерлы сайт, ләкин бүгенге вазгыятьтә сайт белән генә яшәп булмый, безгә мультимедиалы проектлар кирәк, татар милләтенең киләчәге интернетта һәм без анда бик актив эшләргә тиеш», – дип искәртеп узды ул.

Рөстәм Гәрәев редакция алдында заманча татар массакүләм мәгълүмат чарасын булдыру торуын ассызыклады.

«Интертат» басмасы Россиянең иң зур татар телле массакүләм мәгълүмат чараларының берсе. Безнең карашлар татар мәдәнияте, сүзе өчен файдалы һәм мөһим проектлар эшләү максатына туры килде, шуңа күрә мин әлеге тәкъдимне теләп кабул иттем. Җитәкчелек тарафыннан миңа күрсәткән ышаныч өчен рәхмәтлемен. Без, бергәләп, заманча татар массакүләм мәгълүмат чарасын эшли алырбыз дип уйлыйм, моның өчен потенциал бар», – диде ул.

  • 2016-2025 елларда «Интертат» электрон газетасын журналист Рәмис Латыйпов җитәкләде. 2025 елның 17 февралендә ул үз теләге белән әлеге вазифадан китте.