ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Пенза өлкәсе татар автономиясе махсус операция зонасына гуманитар ярдәм озатты

0

«Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм өлкә татарлары хәрбиләрнең көнкүрешен җиңеләйтү өчен махсус операциянең беренче көннәреннән үк кулдан килгәннең барысын да эшли. Акча, азык-төлек, хәрбиләр өчен кием-салым җыялар, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа ел алдыннан автономия махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Йөк составына азык-төлек, намазлыклар, ит консервалары, камыр ризыклары, казылыклар, печенье һәм бәйләнгән җылы оекбашлар кергән.

Гуманитар ярдәмне озатыр алдыннан автономиягә әфган сугышы ветераны Рәшит Карамышев килде, ул авыр вакытларда үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген искәртте.

Татар милли-мәдәни автономиясе Рәшит Хәйровка, Рәшит Алюшевка, Рөстәм Тугушевка һәм Ринат Әбүзәровка хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

Моннан тыш, «Пенза татар кызы» конкурсында катнашучылар теләктәшлек сүзләре урын алган хатлар әзерләде. Аларда Ватанны саклаучыларның батырлыгына чын күңелдән рәхмәт белдергән, шулай ук Яңа ел уңаеннан җылы теләкләрен җиткергән.