Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны төгәлләнде
Фото: t.me/radmirbelyaev
Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланды. район башлыгы Радмир Беляев Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.
Ул искәрткәнчә, ял көннәрендә, һава шартлары нинди булуга да карамастан, фермерлар иртән иртүк шәһәр халкына үзләре үстерелгән табигый продукция алып килде.
«Ярминкәләрдә актив катнашучыларга бик шатланып рәхмәт хатлары тапшырдым. Зур хезмәтегез өчен рәхмәт!» - дип билгеләп үтте Беляев.
