ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Пенза татар автономиясе яшьләр башкарма комитеты әгъзасы яшьләр интенсивында катнашты

0

Пенза өлкәсе татар автономиясе яшьләр башкарма комитеты әгъзасы һәм «Татар кызы» конкурсының башкарма директоры Альбина Медведева Мәскәүдә узган «Код — БЕРДӘМЛЕК» Бөтенроссия яшьләр интенсивында катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия халыклары Ассамблеясе «Интеграция» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә оештырган чарада Россия Федерациясенең 73 субъектыннан эшчәнлекнең төрле өлкәләрен һәм актив гражданлык позициясен тәкъдим итүче яшь вәкилләр катнашты.

Дүрт көнлек интенсив программасы кысаларында катнашучылар әйдәп баручы экспертларның, шул исәптән Россия Федерациясе Президенты Администрациясе вәкилләренең лекцияләрен тыңлады, социаль челтәрләр һәм ясалма фәһемне куллануның актуаль мәсьәләләренә багышланган интерактив тренингларда катнашты, шулай ук Россия халыкларының милли тәңгәллеген һәм мәдәни күптөрлелеген чагылдыра торган контент әзерләде.

Алынган белемнәрне һәм күнекмәләрне төбәкләрдә куллану максатында шәхси үсеш траекторияләрен проектлау мөмкинлеге аеруча зур әһәмияткә ия булды. Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге вәкилләр белән яңа багланышлар урнаштыру тәҗрибә уртаклашуга, мәдәни үзенчәлекләрне тирәнрәк аңлауга һәм илнең бердәмлеген ныгытуга ярдәм итте.