ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Донор органы – яшәүгә өмет: Казанның 7нче хастаханәсендә бөер күчереп утырта башладылар

0

Әле күптән түгел генә Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсендә пациентка беренче тапкыр яңа йөрәк бүләк иттеләр. Бүген биредә бөерләренең эшен гемодиализ аппараты алыштырган кешеләрне тулы канлы тормышка кайтаралар. Табиблар Татарстанда яшәүче өч кешегә ярдәм итте инде. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

«Бөтен хастаханә нәтиҗәнең яхшы булачагына өметләнде»

Узып баручы елда Татарстан медицинасы казанышлары исемлеге Казандагы Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең уңышлары белән тулыланды. Җәй көне клиникада беренче тапкыр йөрәк күчереп утырттылар – Татарстанның Нурлат районыннан 33 яшьлек ир-ат реципиент булды. Хәзер 7нче шәһәр хастаханәсе бөер трансплантациясе технологиясен үзләштерде.

«Элек безнең хастаханәдә трансплантация юнәлеше бөтенләй юк иде. Башта без йөрәккә операция ясау технологияләрен үзләштердек, һәм менә ел ахырына бөер күчереп утырту буенча өч операция башкардык. Шунда ук зур күләмнәрдән башлау мөмкин түгел: эштә камилләштерүне таләп итә торган аерым моментлар барлыкка килә», – дип аңлатты органнар донорлыгын координацияләү буенча хирургия бүлеге мөдире Илдар Мусин.

Илдар Мусин: «Шунда ук зур күләмнәрдән башлау мөмкин түгел: эштә камилләштерүне таләп итә торган аерым моментлар барлыкка килә»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казан табибларына академик Валерий Шумаков исемендәге Илкүләм трансплантология һәм ясалма органнар медицина тикшеренү үзәге белгечләре консультация биргән. Алар операцияләрдә катнашкан һәм пациентларны хастаханәдән чыгарганчыга кадәр янәшәдә булган.

«Барысы да тырышты. Хастаханә администрациясе һәм аның барлык хезмәтләре әлеге уникаль пациентларны коткаруда катнашты. Барысы да нәтиҗәнең яхшы булачагына өметләнде. Әйе, без борчылдык, әмма җиңелчә стресс мобилизацияли һәм шуның белән белгечкә файда китерә», - дип искәртте клиниканың медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Гөлнара Гарипова.

Бөерләре үз функцияләрен башкара алмаган кешеләр гемодиализ («ясалма бөер» аппараты ярдәмендә канны чистарту) бәрабәренә яши. Алар үзләренең донор органнарын көтеп алачакларына һәм тулы канлы тормыш белән яшәячәкләренә ышана. 7нче шәһәр хастаханәсенең бөер күчереп утыртуны үзләштерүе – алар өчен кирәкле югары технологияле ярдәм алуда тагын бер мөмкинлек.

«Бу нәрсә бәрабәренә тормышка ашты соң? Барыннан да элек, кешеләргә ярдәм итү теләге аркасында. Безнең табиблар Мәскәүгә, Шумаков исемендәге үзәккә барды, анда «трансплантация» юнәлеше буенча квалификацияләрен күтәрде. Менә шул рәвешле 7нче хастаханәдә шундый операцияләр ясарга сәләтле команда барлыкка килде», - дип аңлатты Илдар Мусин.

Гөлнара Гарипова: «Барысы да тырышты. Хастаханә администрациясе һәм аның барлык хезмәтләре әлеге уникаль пациентларны коткаруда катнашты»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ни өчен кешеләргә яңа бөер кирәк?

Илдар Мусин сүзләренчә, яңа бөерле булган пациентларны бер авыру – хроник гломерулонефрит берләштерә. Әлеге авыруга түбәндәгеләр сәбәпче булырга мөмкин:

  • төрле чирләрдән соң бөердәге өзлегүләр;
  • органның тумыштан килгән дефекты;
  • кан тамырлары патологиясе.

Гломерулонефрит – бөерләрнең ялкынсынуы ул. Әлеге авыру аларның функцияләре акрынлап кимүгә, организмда матдәләр алмашы продуктларының тоткарлануына, шулай ук сыеклыклар һәм электролитлар балансының бозылуына китерә. Ул бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавына китерергә мөмкин.

«Безнең пациентларда азот бүлеп чыгару функциясе эшләмәгән. Шлаклар организмда кала һәм интоксикация башлана. Пациентлар атнага өч тапкыр гемодиализ процедурасын узды, әмма бөер күчереп утырту аларны нормаль тормышка кире кайтаруда бердәнбер мөмкинлек иде», – диде табиб.

Надир Гәрәев: «Узган елның декабрендә бөер күчереп утырту буенча операциягә чиратка бастым. Бәхеткә, бер ай элек операциягә эләгә алдым»

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бөерләрем биш елга якын эшләмәде»

7нче шәһәр хастаханәсендә бөер күчереп утыртылган беренче өч кеше арасында 66 яшьлек Надир Гәрәев тә бар. Ун оныкның бәхетле бабасы Югары Осланда яши. Ул лаеклы ялга чыкканчы электр белән эретеп ябыштыручы булып эшләгән.

«Мин гемодиализга биш елга якын, 2021 елның мартыннан бирле йөрдем. Үз бөерләрем тиешенчә эшләмәде. Узган елның декабрендә бөер күчереп утырту буенча операциягә чиратка бастым. Бәхеткә, бер ай элек операциягә эләгә алдым», - дип сөйләде ир-ат.

Надир Гәрәев 7нче шәһәр хастаханәсе табибларының эше турында сокланып сөйли. Аның сүзләренчә, биредә барлык пациентларга да зур игътибар белән карыйлар.

«Бөер күчереп утыртканнан соң тернәкләнергә хатыным ярдәм итте, еш кына апам килде. Мондый операциядән соң тиз генә йөгереп йөри алмыйсың, беренче ике көндә ятып кына тордым. Өченче көнне аякка бастым, әкрен генә йөри башладым. Хәзер үземне яхшы хис итәм. Даими рәвештә диализга йөрүнең кирәге калмавына шатмын», – диде ир-ат.

Хәзер элеккеге пациентка айга бер тапкыр Казанга тикшеренергә килергә кирәк. Ул анализлар тапшырырга һәм УЗИ узарга тиеш.

«Орган күчереп утырту кешенең язмышын үзгәртә дип әйтер идем. Аның тормыш сыйфаты, сәламәтлеге, туганнары һәм якыннарына мөнәсәбәте үзгәрә. Анда гадәти тормыш белән яшәү өмете уяна», - дип саный Илдар Мусин.

Гүзәлия яңа бөер көтеп ел ярым чиратта торган

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Өметсезлеккә бирелмәгез һәм көтегез – сезгә дигән бөер табылачак»

Моннан биш ел элек Питрәч районының Царево авылында яшәүче Гүзәлия кыз бала тапкан. Бала туганнан соң аның бөерләре белән проблемалар башлана, канында креатинин үсә башлый.

«Минем сидек юллары белән проблемалар башланды, һәм хастаханәгә эләктем. Табиблар катетер куйды һәм гемодиализ кирәк булачагын аңлатты. Көн аралаш дүрт сәгать буе кан чистарта торган аппарат астында яттым. Бу – файдалы процедура, ләкин табигый түгел. Ахырда, гадәттә, кан басымым күтәрелә иде. Минем күз алдымда кешеләрне диализ вакытында көзән җыерды, аңын югалтучылар һәм комага китүчеләр дә булды», - дип сөйләде хатын.

Гүзәлия яңа бөер көтеп ел ярым чиратта торган. Моннан бер ай элек аны Казанның 7нче хастаханәсенә чакырганнар. Ул үзенә туры килә торган орган табылганын белмәвен әйтте.

«Операция алдыннан бик куркыныч булуын яшермим. Мине анестезиолог тынычландырды, ул миңа тормыш турында төрле сораулар бирде. Битемә анестезия өчен битлек кидерделәр, һәм менә мин төн уртасында уянып киттем. Миңа әйтүләренчә, операция дүрт сәгать чамасы дәвам иткән. Хәзер үземне яхшы хис итәм, анализлар нормада. Әлеге органны күчереп утырту турында хыялланучыларга өметсезлеккә бирелмәскә һәм көтәргә киңәш итәм – сезгә дигән бөер табылачак», - дип искә ала Гүзәлия.

Табиблар әйтүенчә, республикада ел саен операцияләр саны күбәюгә карамастан, бөер күчереп утыртуга чират арта. Трансплантация юнәлешенә ихтыяҗ зур, шуңа бәйле рәвештә Татарстанда яңа үзәкләр барлыкка килә. Быел Казанның 7нче хастаханәсеннән тыш, Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дә беренче тапкыр бөер күчереп утырту операциясе үткәрелде. Киләчәктә клиникаларга эш күләме тагын да артыр дип көтелә.

«Татар-информ», Роман Баданов