ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Мөхәммәтшин Дәүләт Думасының Татарстаннан депутатларының эшеннән канәгать булуын белдерде

0

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда төгәлләнеп килүче ел нәтиҗәләре турында сөйләде.

«Бүгенге көндә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында республикадан 15 депутат эшли. Федерация Советында тагын ике сенатор бар. Алар – безнең Дәүләт Думасындагы сәясәтне алга сөрүчеләр. Думада шушы депутатлар корпусының нигезен саклап калырга теләр идем. Алар җитди тәҗрибә туплады. Безнең закон чыгару инициативаларына һәм Дәүләт Думасы утырышларында, комитетларда тәкъдимнәребезне белдерүче докладчыларга колак салалар», – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

Гомумән, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ул VIII чакырылыш Дәүләт Думасындагы Татарстаннан депутатларның эшеннән канәгать.

  • Киләсе елның сентябрендә IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узачак.