ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Марат Җәббаров Биектау мәктәбендә агротехнология сыйныфын ачты

0

Бүген Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Биектауның 3нче номерлы урта мәктәбендә агротехнология сыйныфын ачты. Чарада шулай ук район башлыгы Равил Хисаметдинов та катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа сыйныф «Биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерү» юнәлешендә эшләячәк. Мәгариф проектының инвесторы – «Елмай» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы.

Сыйныф «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты («Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты) кысаларында ачылды. Хәзерге вакытта агротехнологик сыйныфлар челтәре Татарстанның 14 районын колачлый.