ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Экология министрлыгы: Татарстан соңгы 8 елда экологиягә 106 млрд сум инвестиция кертте

0

Соңгы сигез елда Татарстанда табигатьне саклау проектларына 106 млрд сум инвестиция кертелгән. Бу хакта бүген журналистларга ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

«1258 чара үткәрелгән, экологиягә 106 млрд сум кертелгән. Шуларның 74 млрд сумы — предприятие чыгымнары. Бу безнең предприятиеләрнең өлгерлеген һәм җаваплылыгын күрсәтә», — диде ул.

Компанияләр ирекле рәвештә чистарту корылмаларын модернизацияләүгә, яңа технологияләргә, рекультивациягә инвестицияләр кертә.

«Статистика мәгълүматларына караганда, 2024 елда без 20,5 млрд сум күрсәткеченә ирештек, Мәскәү һәм Санкт-Петербургны узып киттек. Бу яхшы күрсәткеч — безнең предприятиеләрнең экологик юнәлешле булуын күрсәтә», — дип билгеләп үтте Шадриков.