Татарстан мәчетләрендә каникулда укучылар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак
Кышкы каникул чорында Татарстан мәчетләрендә мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Малайлар һәм кызлар өчен ислам фәннәре нигезләрен, әхлакый тәрбия һәм сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән дәресләрне үз эченә алган белем бирү һәм ял итү программасы әзерләнгән. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге хәбәр итә.
Катнашучылар дин нигезләре, ислам хокукы, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән өйрәнү кебек дисциплиналар белән таныша алачак, шулай ук тәрбия һәм үстерү чараларында катнашачак. Дәресләр яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәреләчәк.
Рухи-сәламәтләндерү курслары республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм районнарында узачак. Дәресләр Казанда Габдрахим Утыз Имәни исемендәге «Ал таң» (5-11 гыйнвар) һәм «Рәхмәтулла» (4-11 гыйнвар) мәчетләрендә узачак. Лениногорскида чаралар 2 гыйнвардан 7 гыйнварга кадәр, Минзәләдә 3 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр планлаштырылган.
Яшел Үзәндә курслар ике мәчеттә узачак – 3-10 гыйнварда һәм 5-9 гыйнварда. Лаеш районында дәресләрне Лаешта һәм Пелево, Столбище, Усады, Сокуры, Кече Елга, Имәнкәй, Державино һәм Кирби авылларында декабрь ахырыннан алып 8-10 гыйнварга кадәр оештыралар.
Шулай ук чаралар Ютазы авылында (29 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр), Балык Бистәсендә (5-9 гыйнварда), Чистайда (5-10 гыйнварда), Нурлат районында (2-9 гыйнварда), Чаллыда (29 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр һәм 8 гыйнварда), шулай ук Зәйдә 1-10 гыйнварда узачак.
Рухи-сәламәтләндерү курсларының кайда һәм кайчан узачагы турында тулы мәгълүматны, язу һәм белешмәләр өчен элемтәләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында табып була.
