Арчада сәләтле балалар өчен район башлыгы чыршы бәйрәме узды
25 декабрь көнне Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.
Аңа сәләтле балалар, уку алдынгылары, җәмәгать эшләре активистлары, олимпиадаларда җиңүчеләр, сәнгать, спорт өлкәсендә уңышлар яулаучылар чакырылган иде. Аларны әкият геройлары каршы алды. Балалар район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән фотога төштеләр, Кыш бабай, Кар кызы белән очраштылар, алар белән дә истәлек фотолары ясадылар, Кыш бабайга хат яздылар.
Бәйрәм тамаша залында дәвам итте. Алмаз Хисаметдинов балаларны якынлашып килүче яңа ел белән котлады, алдагы елда да уңышлар теләде.
– Бирегә сәләтле балалар җыелган. Җиңүләр җиңел генә бирелми. Һәр җиңү артында хезмәт, вакыт, зур тырышлык тора. Тукталып калмыйча, тагын да алга барыгыз, максатларыгызга ирешегез, – диде ул. – Балаларның уңышы – аларны тәрбияләгән әти-әниләрнең, укыткан, алар белән өстәмә шөгыльләнгән укытучыларның, тәрбиячеләрнең дә тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Барыгызга да зур рәхмәт. Мондый сәләтле балалар безнең районда күбрәк булсын, 2026 елда аларга тагын да күбрәк үрләр яуларга язсын.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң, балаларны чын яңа ел тамашасы көтә иде. Биредә Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре Ләйлә Мөхәммәтгалиева иҗат иткән «Могҗиза көткәндә» әсәре буенча театральләштерелгән, биюләр, җырлар белән баетылган музыкаль спектакль тәкъдим итте. Анда Арча халкына танылып өлгергән бию коллективлары, яшь җырчылар чыгыш ясады.
Бәйрәм әле моның белән генә тәмамланмады. Ул тирә-юньгә яктылып чәчеп торган мәһабәт чыршы янында дәвам итте. Әлбәттә инде, һәр балага матур капларга тутырылган Кыш бабай бүләкләре дә бар иде.
