ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Миңнеханов электромобиль турында хыялланган өч яшьлек кызның теләген үтәде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан шефлыгындагы Рубежное (ЛНР) шәһәреннән Василиса исемле кызчыкның теләген үтәде, ул аңа балалар электромобиле бүләк итте. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнеханов бүген көндез теләкләр чыршысыннан Яңа ел шарын сайлап алды, ә кичкә теләк инде үтәлде», - дип билгеләде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген республика лидеры янә «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Традиция буенча акция Яңа ел алдыннан уза, теләгән һәркемгә балаларның хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Фото: © Фото: t.me/galimovatatarstan