ru24.pro
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Роберт Миңнуллин исемендәге китапханәдә балалар галим Фәрит Яхин белән очрашты

0

Казан шәһәренең Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә шагыйрь, язучы-прозаик, әдәбият галиме Фәрит Яхин белән очрашу оештырылды. Очрашуга Казан шәһәренең 155нче гимназиясенең 7нче сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәдинә Хәсәнҗанова килгән иде.

«Фәрит Зәкиҗан улы аларга балачагы, иҗаты, тормышы турында сөйләде, шәхеснең формалашуында галиҗәнап китапның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген үз мисалында аңлатты. Каршында урта сыйныф укучылары икәнлеген искә алып, тарихчы буларак, аларга татар халкының бөек тарихы, аның шәхесләре турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Чара тантаналы рәвештә Фәрит Яхин сүзләренә язылган җыр белән тәмамланды», – диде «Татар-информ»га Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсенең Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина.

Китапханәдә әдипнең китаплары күргәзмәсе дә оештырылган, балалар өчен язган китаплары турында аерым да сөйләнгән.

Соңыннан балалар белән бергәләп күмәк фотога төшкәннәр. «Мәктәп балалары белән бу очрашуга килгәне өчен Фәрит Зәкиҗан улына рәхмәтләребезне белдерәбез», – диде Нуридә Насыйбуллина.