Татарстанда атна ахырына кадәр аномаль җылы һәм яңгырлы һава торышы сакланачак
Татарстанда бу атна ахырына кадәр аномаль җылы һәм дымлы һава торышы сакланачак. Элек ул Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә атлантик циклоннар тәэсирендә урнашкан иде. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.
Төнлә термометр баганалары +1..+6 градуска кадәр күрсәтәчәк, көндез һава температурасы +3... +9 градуска кадәр җылыначак. Шул рәвешле, уртача тәүлеклек температура нормадан биш-алты градуска артыграк була, дип билгелиләр синоптиклар.
Иртәгә, 6 ноябрьдә, төнлә явым-төшем ихтималы аз. Иртән һәм көндез чираттагы атмосфера фронты республикага яңгырлар китерәчәк. Шулай ук тәүлек буе җил көньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк.
7-9 ноябрьдә, вакыт-вакыт төбәк территориясендә яңгыр көтелә.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 10 ноябрьдә, республикада яңгырлы җылы һава торышы сакланачак.
