Шабутдиновның яклаучысы мошенниклык турындагы эш буенча хөкем карарына шикаять белдерде
Блогер Аяз Шабутдиновның яклаучысы аеруча зур мошенниклык турындагы эш буенча хөкем карарына шикаять белдерде. Бу хакта ТАСС яза.
31 октябрьдә Мәскәүнең Пресна район суды аны оешкан төркем тарафыннан башкарылган аеруча зур күләмдә 113 мошенниклык эпизодында гаепле дип тапты. Аяз Шабутдиновны 7 елга гомуми режимлы колониягә һәм биш миллион сум күләмендә штрафка хөкем иттеләр. Эш буенча гомуми зыян 57 млн сум дип бәяләнә.
Оешкан төркемнең башка катнашучыларына карата җинаять эше аерым производствога бүленгән.
