Әгерҗе районыннан кырыкка якын укучы хәрби җыеннарда катнашты
Әгерҗе районыннан кырыкка якын укучы хәрби җыеннарда катнашты. Бу хакт «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.
«Яшь армияче» штабы җитәкчесе Ринат Шакиров һәм Тәбәрле мәктәбе укытучысы Эльвир Гыймазов җитәкчелегендәге Әгерҗе районының 10 сыйныф егетләре – барлыгы 38 укучы Түбән Камада узган хәрби җыеннарда катнашты.
Егетләр каравыл һәм эчке хезмәт нигезләрен өйрәнделәр, строй, ут, тактик, физик һәм хәрби-медицина әзерлеге элементларын үттеләр, нормативлар тапшырдылар, хәрби хезмәт турында белемнәр алдылар. Җыеннар барышында хәрби-һөнәри юнәлеш буенча чаралар уздырылды.
Нәтиҗәләр буенча егетләр хәрби хезмәт нигезләре курсын узу турында сертификат алды, диелә хәбәрдә.