ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан БДБ һәм БРИКС илләренең үсеш потенциалына ия «акыллы шәһәрләре» арасына керде

0

Татарстан башкаласы БДБ һәм БРИКС илләренең үсеш потенциалына ия «акыллы шәһәрләре» арасына керде. Рейтингны, алдынгы технологияләрнең шәһәрләрнең төрле өлкәләренә үтеп керү дәрәҗәсен, шулай ук технологияләрнең шәһәр халкының тормыш сыйфатына йогынтысын өйрәнеп, Kept аудитор компаниясе төзегән.

Рейтингны төзүчеләр лидер шәһәрләр рәтенә Сингапур, Мәскәү, Пекин, Лондон һәм Шанхайны керткән, алар 51,8-54,0 балл җыйган. Урта төркемгә (50,0–51,6 балл) Нью-Йорк, Дубай һәм Санкт-Петербург кергән. Истанбул, Минск, Баку, Казан, Ташкент, Астана һәм Мумбаи - үсеш потенциалы булган шәһәрләр төркемендә (< 50 балл).

Казан «Тотрыклы үсеш» критерие буенча - 7нче, «Акыллы шәһәр идарәсе» һәм «Акыллы транспорт» критерийлары буенча - 9нчы, «Акыллы яшәү рәвеше» критерие буенча - 10нчы, «Акыллы бизнес һәм мәшгульлек» критерие буенча 11нче булды.

Аерым алганда, ТР башкаласының шәһәр порталына керүчеләр саны күп булуы билгеләп үтелде. Моннан тыш биредә, кире элемтәнең башка формаларына күчмичә, шәһәр сайтында кала хакимиятенә онлайн мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Үз чиратында, Казанның бердәм түләүсез белем бирү платформасын функцияләренең киң җыелмасы аерып тора. Баланы бакчага яки мәктәпкә интернет аша язарга мөмкин. Югары белемне онлайн алу мөмкинлеге бар. Ниһаять, Казан шәхси компьютерлар кулланучы халыкның өлеше 70-84,99 процент тәшкил иткән шәһәрләр рәтенә керде.

Шуның белән бергә, шәһәрдә больничный кәгазен яки медицина белешмәсен онлайн рәвештә алып булмый, ә электрон медицина карталарыннан файдалану мөмкинлеге бары тик табибларда гына бар.

Казан шулай ук муниципаль парковкалар системасы һәм җәмәгать транспортында йөргән өчен түләүнең бердәм системасы булуы, интернеттан файдаланучыларның күплеге (100 кешегә 93тән артык), атмосфера һавасының сыйфаты яхшы булу белән аерылып тора.

Шул ук вакытта, Татарстан башкаласы икътисадында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә хезмәт күрсәтүләр һәм чыгымнар секторы өлеше 42 һәм 1,2 процент тәшкил итә. Бу бик югары күрсәткеч түгел.