Казанда яшәүче ир-ат янгында һәлак булган туганын тапкан
Казанның Завойский урамы 22а йортында урнашкан фатирда 72 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Вакыйга турында аның хәлен белергә килгән туганы хәбәр итә.
Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынның беренче каттагы ике бүлмәле фатирның йокы бүлмәсендә чыгуын ачыклый. Бүлмәдә яхшылап ябыла торган пластик тәрәзәләр куелганга күрә ут үзеннән-үзе сүнә – чөнки һава керә алмый, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Олы яшьтәге ир-атның гәүдәсен залда тапканнар. Янгынның сәбәбе ачыклана, версияләрнең берсе – электр приборларының төзек булмавы.