Индонезиядә аш-су осталарының Халыкара бәйгесендә Татарстаннан Рамил Мөхәммәтҗанов җиңгән
Индонезиядә хәләл профессиональ Шеф аш-су осталарының Халыкара конкурсы төгәлләнгән. Әлеге конкурста Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллинаның энесе Рамил Мөхәммәтҗанов беренчелекне яулаган.
«Энем (племяннигым) алтын медаль алды. Конкурста Россиядән аш-су остасы буларак бары Рамил генә катнашты. Моңарчы да Рамил Рәшит улы күп тапкырлар Халыкара бәйгеләрдә катнашып гел беренчелекне алып килде. Аш-су остасының чираттагы җиңүе бу. Татар егетен шундый үрләр яулавы белән котлыйбыз, аның белән горурланабыз», - диде Флюра Абдуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.