ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мәскәү рәссамы Ильяс Айдаров «Казан һәм казанлылар» акварельләр сериясен әзерли

0

Мәскәү рәссамы Ильяс Айдаров «Казан һәм казанлылар» акварельләр сериясен әзерли. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналы хәбәр итә.

Россиянең атказанган рәссамы Ильяс Айдаров Казанда туган, әмма инде күп еллар Мәскәүдә яши һәм эшли.

Ул Татарстан һәм татар халкы тарихы белән кызыксына һәм хәзерге вакытта «Казан һәм казанлылар» акварельләр сериясен әзерли.

«Белемем буенча мин - профессиональ архитектор һәм шуңа күрә архитектура пейзажы темасы иҗатымда шактый урын алып тора. Иске Казан архитектурасы кемне генә битараф калдырыр икән?! Мин Казанда бик күп йортларның рәсемен ясадым. Ә хәзер йортлар фонында аларның тарихи хуҗаларын сурәтләү идеясе туды. Без бит барыбыз да Ушкова йортын, Шамил йортын, Шамов хастаханәсен беләбез, ә менә анда яшәүчеләр нинди булган соң? Кызык бит! Бу серия әнә шулай туды. Һәм мин бик рәхәтләнеп бу юнәлештә эшләвемне дәвам итәм», - дип сөйли автор үз эшләре хакында.

  • Ильяс Сәйяр улы Айдаров - Татарстанның халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия сәнгать академиясе академигы.