ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда Кама елгасында баткан көймәдәге ике пассажирның мәетләрен тапканнар

0

Коткаручылар Чистай шәһәре янында, Кама елгасында моторлы көймә батканнан соң югалган 52 яшьлек ир-ат һәм 38 яшьлек хатын-кызның мәетләрен тапкан. Аларның икесе дә коткару жилетларын кимәгән булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

«Татар-информ» агентлыгы 11 октябрьдә Чистайда биш кешенең моторлы көймәдә Кама елгасына кереп китүе һәм кире әйләнеп кайтмавы хакында хәбәр иткән иде. Төнлә Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре акваторияне тикшерә, ләкин бу тиешле нәтиҗә бирми.

12 октябрьдә иртән 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре янә әлеге урынга килде. 06.59 сәгатьтә көймә станциясе каравылчысына ике хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм алар утырган көймәнең 20.00 сәгатьтә батуы хакында әйтә. Алар якындагы утрауга йөзеп чыга, әмма калганнар – ике ир-ат һәм бер хатын-кыз яр буена барып җитә алмый.

Хәзерге вакытта 45 яшьлек ир-атны эзләү дәвам итә.