ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда ел башыннан алып 16,5 меңгә якын шәхси йорт төзелгән

0

2025 ел башыннан Татарстанда 16 499 шәхси торак йорт төзелгән, аларның гомуми мәйданы 2,2 миллион квадрат метрдан артып китә. Бу хакта Росреестрның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа шәхси йортларның күбесе (10 281) авылда сафка бастырылган. Моннан тыш, бакчачылык ширкәтләре территориясендә дә шактый күп йорт (3115) төзелгән.

Кагыйдә буларак, татарстанлылар, нигездә, бер катлы йортлар (10 527) төзи. Ике катлы - 5496, өч катлы 476 йорт сафка бастырылган.

Татарстанда шәхси йортларны күбесенчә кирпечтән төзиләр. Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел республикада 8701 кирпеч йорт торгызылган.

Төбәктә агач йортлар да шактый – 1788 шундый корылма сафка бастырылган. Таш һәм панель конструкцияләр алай ук популяр түгел: шундый 36 һәм 39 йорт төзелгән.

«Шәһәр читендәге күчемсез милеккә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Татарстанлылар шәхси йортлар төзүне актив рәвештә дәвам итә. Юллар төзелә, яңа социаль объектлар һәм хезмәтләр барлыкка килә, бу шәһәрдән читтә яшәүне тагын да уңайлырак итә», – дип искәртте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Элегрәк ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда торак файдалануга тапшыру буенча еллык планның 88 процентка үтәлүе, 2 миллион 869 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылуы хакында хәбәр иткән иде.

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 37 проценты файдалануга тапшырылган: биредә гомуми мәйданы 628 мең квадрат метр тәшкил иткән 77 күп фатирлы йорт турында сүз бара. Үз чиратында, социаль ипотека программасы 78 процентка үтәлгән. Агымдагы елга билгеләнгән 35 йортның 16сы файдалануга тапшырылган, аларның гомуми мәйданы 125 мең квадрат метр тәшкил итә.