Татарстанда Кама елгасында моторлы көймә батканнан соң югалган өч кешене эзлиләр
Татарстанда коткаручылар Чистай шәһәре тирәсендә Кама елгасында югалган өч кешене эзли. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Кичә, 22.35 сәгатьтә, 112 номерына төш вакытында биш кешенең моторлы көймәдә Кама елгасына кереп китүе һәм кире әйләнеп кайтмавы хакында хәбәр килә. Төнлә Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре акваторияне тикшерә, ләкин бу тиешле нәтиҗә бирми.
Бүген 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре эзләүне дәвам итү өчен әлеге урынга юл тотты. 06.59 сәгатьтә көймә станциясе каравылчысы аңа ике хатын-кыз мөрәҗәгать итүе хакында хәбәр итә - алар үзләре утырган көймәнең кичә 20.00 сәгатьтә батканын әйтә. Алар утрауга йөзеп чыга, әмма юлдашлары – ике ир-ат һәм бер хатын-кыз яр буена барып җитә алмый.
Һәлакәт урынына Чистай янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме юл тотты. Эзләү эшләре дәвам итә.