ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов: Быел Татарстан кырларында лаеклы уңыш үстерелде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында республика аграрийларын Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

«Быел республика кырларында лаеклы уңыш үстерелде, шул исәптән 4,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Бу -безнең аграрийларның югары осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе», - дип искәртте Миңнеханов.

Төбәк җитәкчесе тармакның барлык хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре, Татарстанның һәм тулаем Россиянең азык-төлек иминлеген ныгытуга керткән өлешләре, шулай ук «илкүләм проектны уңышлы гамәлгә ашырулары» өчен рәхмәт белдерде (биредә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты турында сүз бара).

«Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим! Игенченең уңганлыгы, хезмәт яме һәм тырышлыгы кырларыннан күренә!» - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.

t.me/rustamminnikhanov фотосы.