Каен серкәсенә аллергиягә каршы вакцина клиник сынаулар уза
Каен серкәсенә аллергиягә каршы вакцинаны клиник сынаулар актив стадиягә керде. Бу хакта Россия Федераль медицина-биология агентлыгы хәбәр итә.
РИА Новости хәбәреннән күренгәнчә, препарат Федераль медицина-биология агентлыгының иммунология институты белгечләре тарафыннан эшләнгән. Бу - сезонлы аллергияне профилактикалау һәм дәвалау өчен генә түгел, ә ризыкка аллергия белән көрәшү өчен дә билгеләнгән рекомбинант вакцина.
Агентлыкта ачыклык кертүләренчә, вакцина клиник тикшеренүләр уза, алар тәмамланганнан соң аны олы яшьтәге пациентлар ясата алачак.