Татарстанда моторлы көймә һәлакәткә юлыкканнан соң тикшерү башланды
Татарстанда Кама елгасында моторлы көймә һәлакәткә юлыгу факты буенча тикшерү эше башланды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Үзәк төбәкара транспортта тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Һәлакәтнең барлык шартларын һәм сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары комплексы үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
«Татар-информ» агентлыгы 11 октябрьдә Чистайда биш кешенең моторлы көймәдә Кама елгасына кереп китүе һәм кире әйләнеп кайтмавы хакында хәбәр иткән иде. Төнлә Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре акваторияне тикшерә, ләкин бу тиешле нәтиҗә бирми.
12 октябрьдә иртән 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре янә әлеге урынга килде. 06.59 сәгатьтә көймә станциясе каравылчысына ике хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм алар утырган көймәнең 20.00 сәгатьтә батуы хакында әйтә. Алар якындагы утрауга йөзеп чыга, әмма калганнар – ике ир-ат һәм бер хатын-кыз яр буена барып җитә алмый. Хәзер аларны коткаручылар эзли.