Түбән Камада махсус операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашу узды
Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары һәм туганнары очрашуы узды. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Төрле дин тотучы, әмма бер сынау белән берләшкән 100гә якын кеше мәчеткә килде. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов җыелучыларны җылы сәламләде.
«Бу чара кешеләр күңелендә драматик хисләр тудыру өчен оештырылмады. Без хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренең, хатыннарының һәм якыннарының батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләшергә җыелдык», – диде хәзрәт.
Кунаклар арасында эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Рәисе Аппараты вәкиле Рәмис Хисмәтуллин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев, мэр урынбасары Марина Камелина, иҗтимагый оешмалар белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Радик Шәйдуллин, мөхтәсибнең МХО мәсьәләләре буенча урынбасары, «Камал» мәчете имамы Габделхәким хәзрәт Яруллин бар иде.
Радмир Беляев якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашты һәм һәрьяклап ярдәм итәчәгенә ышандырды. Шулай ук геройлар истәлеген мәңгеләштерү планнары турында сөйләде, мәчет хезмәткәрләренә махсус операциядә катнашучыларны тернәкләндерү мәсьәләләрендә даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Мөхтәсибәтнең гуманитар ярдәме өчен җаваплы Габделхәким хәзрәт Яруллин Аллаһның мәрхәмәте турында Коръән аятьләрен укыды, Салих хәзрәт Ибраһимов барлык җыелганнар исеменнән сугышчыларыбызның исән-имин кайтуын, җиребездә тынычлык һәм иминлек урнашуын сорап дога кылды, диелә хәбәрдә.