«Безнең ишегалды» сезоны нәтиҗәләре: махсус мәйданчыклар, рекордчы ишегаллаллары, «Күрше»
Татарстанда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» программасының чираттагы төзелеш сезоны тәмамланды. 2025 елда 16 муниципаль берәмлектә 677 ишегалды территориясе төзекләндерелде. 150 меңнән артык кеше яңартылган ишегалларына ия булды.
Барлык төзелеш эшләренең тәмамлануы турында Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Шәһәрләр үсеше институтының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова хәбәр итте.
Фото: © ТР шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
Киң колачлы төзекләндерү программасы 2020 елда Татарстан Рәисе инициативасы белән башланган иде. Алты ел эчендә республикада 5 851 ишегалды тәртипкә китерелде, 1,65 миллион кеше уңайлы һәм заманча яшәү тирәлегенә ия булды.
Быел яңартылган ишегалларының гомуми мәйданы 5 миллион квадрат метрдан артып киткән. Эшчеләр 1,5 миллион квадрат метр яңа асфальт җәйгән, ә программа буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 10 миллиард сумнан артып киткән.
Фото: © ТР шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
Эшләр республиканың 16 районында башкарылган. Әгерҗе, Мамадыш һәм Нурлат районнары өчен быелгы сезон соңгысы булды – биредә төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгән. Программа Татарстанның 32 районында гамәлгә ашырылган, аларда алты ел эчендә 1 374 ишегалды яңартылган.
Казанда иң зур проект 8 меңнән артык кеше яшәүче 11 нче микрорайонда тормышка ашырылды. 103,5 мең квадрат метр мәйданда 12 балалар мәйданчыгы, 11 спорт зонасы һәм шахмат өстәлләре, эскәмияләр һәм беседкалы ял итү зоналары җиһазландырыла. Биредә җәяүлеләр өчен 4 километр озынлыктагы яңа мәйдан барлыкка килгән.
Фото: © ТР шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
Чаллыда программа ярдәмендә Россиянең иң озын торак йортларының берсе – Татарстан урамы, 18/99 (51/01) адресы буенча урнашкан 1102 метр озынлыктагы бинаның ишегалды яңартылды. Биредә 212 машина кую урыны бар, шуларның 151е – яңа урыннар.
Казанның Ф.Әмирхан урамындагы 41-47 нче йортлар ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы һәм «Дог-френдли Татарстан» республика инициативасының уртак проекты буларак этләр йөртү өчен махсуслаштырылган мәйданчык ачылды.
Фото: © ТР шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
2025 елда «Безнең ишегалды» программасының дәвамы буларак «Күрше» ишегаллары халык фестивале оештырыла башлады. Аның идеясе - төзекләндерелгән ишегалларын җанландыру, халыкны бәйрәмнәргә җәлеп итү.
Җәй буена фестиваль кысаларында 291 чара узган: концертлар, спорт ярышлары, мастер-класслар, иҗат кичәләре.
Фото: © ТР шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
Яшелләндерүгә аерым игътибар бирелә. Биш районнан конкурста җиңүчеләр агач һәм куаклар утыртты - ишегалларында 1500дән артык яңа үсенте калкып чыкты.
2020 елдан алып Татарстан Рәисе инициативасы белән башланган «Безнең ишегалды» программасы буенча күп фатирлы йортлар янындагы 7000гә якын ишегалды төзекләндерелде. Программа турында тулырак мәгълүмат алу һәм сораулар бирү өчен тәүлек буе 8 (800) 275-2020 кайнар линиясе эшли, шулай ук @nash_dvor_bot телеграм-ботыннан файдаланырга мөмкин.
Фото: © ТР шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте
«Татар-информ», Эльза Кузнецова