Аксубайда көнбагыш суктыра башладылар
Аксубай районда көнбагыш суктыру югары темп белән бара. Бу техник культура район буенча 10 мең гектардан артык мәйданда үстерелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 9 октябрьгә биш мең гектарга якын мәйданнан уңыш җыеп алынган. 10638 тонна көнбагыш суктырылган. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
«Волга-Селект» ҖЧҖендә көнбагыш 4000 гектардан артык мәйданда үстерелгән. Бүгенге көндә өч мең гектардан артык мәйданнан әлеге майлы культура җыеп алынган – бу гомуми мәйданның 70 процентын тәшкил итә.
Көнбагыш чәчелгән мәйданнар районның төрле почмакларында урнашкан, уңыш яхшы. Көнбагыш суктыруда эшләүче комбайнчылар бөртеклеләрне урып-җыюда да тырышып хезмәт куя. Болар – Ришат Гатин, Линар Нуретдинов, Аркадий Кириллов, Василий Марков, Анатолий Ефремов, Анатолий Исаев, Илназ Исламов, Николай Гусаров, Николай Харитонов, Валентин Захаров, Владимир Петров һәм Ришат Җамалетдинов. Алар үз эшләренең чын осталары, тәҗрибәле хезмәтчәннәр. Бөртеклеләрне җыеп алу нәтиҗәләре буенча аларның күбесе район җитәкчелегеннән бүләкләргә лаек булды.
«Кыр уңганнарының хезмәт кәефе югары. Барысы да зур җаваплылык һәм фидакарьлек белән эшли», – дип билгеләп үтте хуҗалыкның баш агрономы Фәндәс Гафиятуллин.